💥 Һәр өйдә булырга тиешле дарулар исемлеге
Терапевт, табиб-ординатор, онколог Алинә Хафисова һәр йортта булырга тиешле дарулар исемлеге белән таныштыра. Үзегезгә саклап куегыз!
✅ Бинт, мамык, марлядан салфеткалар.
Градусник, тонометр, нашатырь спирты, жгут
Медицина һәм бактерицидлы пластырь.
Кайчы, пинцет, җылыткыч (грелка), үлчи торган стакан, перчатка, битлек.
✅ Җәрәхәтләрне йогышсызландыра һәм яраларны төзәтә торган чаралар: пантенол, 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.
Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган препаратлар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин).
Буыннар авыртканнан мазьлар.
✅ Аллергиягә каршы: лоратадин.
Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.
Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.
Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.
Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.
Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс).
✅ Даруларны караңгы салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклагыз.
Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып һәм яңаларын өстәп торыгыз.
Безгә кушыл: @shahrikazanda